05 Марта
Суббота 18:00

Яңа татар җыры

1 000 — 3 000

Нинди син, зәвыклы, сыйфатлы, ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ?

Бу сорауга җавапны без 5 март Пирамида концертлар залында беләчәкбез, дөресрәге, ишетәчәкбез!

Язгы кичтә Ваһапов фонды тарафыннан авторлар өчен игълан ителгән икенче «Яңа татар җыры» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры» – шушы ике номинациянең 2.300.000 сум күләмендәге премиянең хуҗалары табылачак.

Затлы җырчылар, беркайда һәм беркайчан яңгырамаган ЯҢА ТАТАР ҖЫРЛАРЫ - барысы бер сәхнәдә. Сез, һичшиксез, әлеге мәртәбәле чараның шаһите булырга тиеш!

Димәк, 5 март Пирамидада, «Яңа татар җыры-2» гала - концертында очрашканга кадәр!