01 Февраля
Вторник 19:00

Данир Сабиров. Минада 35!

2 000 — 3 500

Татарстанның атказанган артисты, пародияләр остасы, җырчы, биюче, кыскасы - күпкырлы талант иясе Данир Сабиров эстрадабызның популяр артистлары белән берлектә туган көнен бәйрәм итәчәк. Сәхнәдәге кунаклар - Салават Фәтхетдинов, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Рифат Зарипов, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, ИлСаф, Булат Нигъмәтуллин, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фирзәр Мортазин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Ә залдагы кунаклар - сез, хөрмәтле тамашачылар! Матур җырлар, кызык юмор һәм шәп кәеф гарантияләнгән! Тамашаны Данир Сабиров үзе алып барачак, ә сезнең өчен көтелмәгәнлек - ул яңа кызыклы дуэтлар һәм... Мәскәүдән килгән артистлар!
1 февраль, "Пирамида" залы, рәхим итегез!